КУРА ҖИЛӘГЕННӘН ПИРОГ — 22 августа 2026 г. в 16:23:36.060
КУРА ҖИЛӘГЕННӘН ПИРОГ Камыр: ✅150 гр акмай ✅1 йомырка ✅180 гр шикәр комы ✅Ванилин ярты чәй калагы ✅Ярты чәй калагы разрыхлитель ✅1 аш калагы сметана ✅380 гр он Эчлек: ✅Кура җиләге 500 гр ✅Манный чамалап ✅Тәменчә шикәр комы Барлык ингредиентларны кушып, камыр басасыз. Камырның 1/3 ен морозильникка куясыз. Зуррак кисәген холодильникка. Берәр сәгатьтән камырны табага җәясез, мин кул белән җәям. Өстенә манный ярмасы, җиләк, шикәр комы салып, өстенә камырны кырып саласыз. Духовканы 180 градуска куеп, 40 минут пешерәсез. Тәмле булсын🌸Хуш исле, тел йотарлык пирог була)

