АЛМАДАН ПОВИДЛО — 19 августа 2026 г. в 13:55:34.595
АЛМАДАН ПОВИДЛО ✅3600 гр туралган алма ✅1800 гр шикәр комы ✅400 гр су Алманы турыйсы, безнең туралган алма 3600 гр булды. Туралган алмага 400 гр су салып, пешереп алабыз, сито аша чыгарабыз. Әзер масса 3 кг калды. Шуны калын төпле кәстрүлгә салып, яңадан пешерергә куябыз. Масса кайнап чыккач, 1 кг шикәр комы кушабыз. 1 сәгать ярым әкрен утта кайнатабыз. Газны сүндереп, калган 800 гр шикәр комын кушып, тиз - тиз генә болгатабыз. Стериль банкаларга тутырып куябыз. Безнең очракта баллы алма иде. Тулырак видеода😇 Ә сез нинди рецепт буенча ясыйсыз?🤗

