КОРЕЯЧА КЫЯР — 19 августа 2026 г. в 10:31:43.592
КОРЕЯЧА КЫЯР ✅2,5 кг кыяр ✅600 гр кишер ✅5 теш сарымсак ✅100 гр шикәр комы ✅60 гр тоз ✅1 чәй калагы кориандр (салмасаң да була) ✅Ярты стручок әче борыч ✅1/2 чәй калагы вакланган кара борыч ✅110 мл көнбагыш мае ✅110 мл уксус 9% лы Кишерны кыргыч аркылы кырасыз, кыярны дүрт кисәккә бүләсез. Сарымсакны чеснокодавилкадан чыгарасыз. Тәмләткечләрне, уксусны салып, яхшылап болгатасыз. Ике сәгать салкынча урында, холодильникта тотасыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, сулы кәстрүлгә утыртасыз ( төбенә чүпрәк җәеп). 750 гр банкаларны 8-10 минут тоткач, аласы.

