КЫЗЫЛ МИЛӘШТӘН ДЖЕМ — 15 сентября 2026 г. в 04:24:11.638
КЫЗЫЛ МИЛӘШТӘН ДЖЕМ 📝1,5 кг кызыл миләш 📝2 кг шикәр комы 📝2 әфлисун 📝1 лимон Әзерләү тәртибе: Джем өчен миләш җиләкләрен,лимонны,әфлисунны,иттарткыч аша чыгарып,эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп,яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач,сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз. P.S. кызыл миләштә кишергә караганда С витамины күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра. Шуңа күрә без аны чи килештә ашыйбыз.

