Беркөнне ДӘМЛӘМӘ пешердем😇
Беркөнне ДӘМЛӘМӘ пешердем😇 Кирәк: Ит, суган, кишер, бәрәңге, баклажан, кызыл борыч, помидор, укроп, кәбестә, тоз, борыч, көнбагыш мае. Барлык ингредиентларны чамалап салдым. Казанга май саласыз, аннан ит - суган - кишер - помидор - кызыл борыч - бәрәңге - баклажан - зелень - кәбестә. Яшелчәләрнең арасына тоз сипкәләдем. Казанның / кәстрүлнең капкачын ябып акрын утта 2 сәгать пешердем. Тәмле булды😍👍 Пешереп караганыгыз бармы?)