КАРБЫЗ ВАРЕНЬЕСЫ ЯСАРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН РЕЦЕПТЫН КАЛДЫРЫП ҮТӘМ:
КАРБЫЗ ВАРЕНЬЕСЫ ЯСАРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН РЕЦЕПТЫН КАЛДЫРЫП ҮТӘМ: ✅2 кг карбыз ✅2 кг шикәр комы ✅Ярты чәй калагы лимон кислотасы Карбызның мякотен шакмаклап турыйсыз. 1 кг шикәр комы кушып, болгатасыз. Берничә сәгать салкынча урында тотасыз. Вакыт үткәч, вареньены кайнатырга куясыз. 20 минут болгаткалап кайнаткач тагын 1 кг шикәр комы, лимон кислотасы өстисез. Шикәр комы эреп беткәнче, болгата болгата газ өстендә тотасыз. Варенье минем сыеграк булган иде, шуңа күрә мин озаграк кайнаттым. Сездә рецептлар белән бүлешегез әле, дуслар! Мин рецептны интернет челтәреннән алган идем. Тәмгә тәмле, ләкин шикәр комы күбрәк кебек) Ләкин безнең карбыз да баллы түгел иде)