ИСКИТКЕЧ ТӘМЛЕ БАЛАН ПИРОГЫ (рецептны сорап язучылар бар)
ИСКИТКЕЧ ТӘМЛЕ БАЛАН ПИРОГЫ (рецептны сорап язучылар бар) Камыр: ✅акмай 100 гр ✅шикәр комы 100 гр ✅1 йомырка ✅разрыхлитель 1 чәй калагы ✅он 200 гр Эчлек: ✅Балан 350 гр ✅арыш оны 1 зур калак өеп (он булмаса, күбрәк крахмал салырга була) ✅крахмал 1 чәй калагы өеп ✅Шикәр комы 150 гр Камырның ингредиентларын кушып, песочный камыр ясыйсыз. Камырның 1/3 өлешен морозильникка, калган өлешен холодильникка куеп тотасыз. Баланны чистартасыз, блендер белән ваклыйсыз. Аннан дуршлаг аркылы сөзәсез, килеп чыккан массаны табага салып, шикәр комы кушып яхшылап болгатасыз. Аннан крахмал, арыш оны өстисез, комочеклар булмасынга яхшылап болгатасыз, плитәне сүндерәсез. Камырның холодильникта торган өлешен табага җәясез, эчлекне саласыз. Морозильниктагы камырны пирогның өстенә кырып саласыз. Духовканы 180 градуска куеп 35 минут пешерәсез. Вакыты, градусы духовкадан да тора. Тәмле булсын!🤗