БАЛАЧАК АЛМА КОМПОТЫ
БАЛАЧАК АЛМА КОМПОТЫ 3 литрлы банка өчен: Алма 1 кг (+- 100 гр) Кара миләш 100 гр Шикәр комы 250 гр Алмаларны юып, чистартасыз. Стерильләштерелгән банка төбенә кара миләш, алмаларны тутырасы. Аннан алдан кайнатып чыгарган суны коесың өстенә. 20 минут тирәсе тоткач, кире суны кәстрүлгә агызасы. Өч тапкыр кабатлыйсы. Өченче тапкырда кәстрүлгә шикәр комы салып, кайнатасы. Алма суны нык сеңдерә. Банка санына караганда, суны мулрак итеп салырга кирәк. Безнең очракта алма баллы сорт. Агачтан өзеп алынган алма кулланасы, бәрелгән алмалар бармый. Антоновкага 300 гр шикәр комы саласы. Бик тәмле була. Әнием күбрәк оныклары өчен ясый, балалар яратып ашый, йомшак👍 Алманы турап, арасына кара миләш салып, контейнерга тутырып куйган әни. Кышын кайнатып, ясарга була👍 Ә сез мондый алма ябасызмы?)