КАБАКТАН ЦУКАТЫ
КАБАКТАН ЦУКАТЫ 5 кг кабак, 600 г шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы (мин лимон согы салдым) 2 әфлисунның согы һәм кабыгы. Өстенә сибү өчен шикәр пудрасы. Кабакны турыйсыз, шикәр комы, әфлисун, лимон кислотасы салып берничә сәгать тотасыз. Кәстрүлгә салып кайнатырга куясыз, кайнап чыккач, утта 5 минут тотасыз. Аннан сүндереп, бераз суытасыз һәм яңадан 2-3 минут кайнатып аласыз. Кабакның согын сөзеп, кабакны киптерергә куясыз. Без махсус киптергечтә киптерәбез.