УРАМА
УРАМА ✅Йомырка 1 шт ✅4 йомырка сарысы ✅1 чәй калагы ванилин ✅Чеметеп тоз ✅250 гр он (безнеке 220 гр китте) ✅1 чәй калагы шикәр комы ✅Кыздырыр өчен көнбагыш мае Савытка йомаркаларны, шикәр комын, ванилинны салып, яхшылап күпертәсез. Аннан әкрен генә онны саласыз. Камыр бик тыгыз булмый. Камырны түгәрәкләгәндә, кулга ябышмасын өчен, бераз көнбагыш мае саласыз. Камыр уклауга ябышмасын өчен он сибеп чыгыгыз. Камырны ике юка җәемгә җәеп, видеодагы кебек кисәсез. Ураманы пешерер өчен роллының таякчыгын һәм чәнечке кулландык. Пешерер өчен таррак кәстрүл куллансагыз уңайлырак. Урама яратучылардан - ❤️