Ильшатның ялыннан файдаланып Казансу буена барып килдек бүген🔥
Ильшатның ялыннан файдаланып Казансу буена барып килдек бүген🔥 Көз җылы көннәре белән шатландыра бит, дуслар! Бүген Казанда +20 градус иде, Сөбханаллаһ☺️ Казансу елгасы турында берничә факт: ✅ Идел елгасының сул кушылдыгы. ✅ Озынлыгы 140 км, бассейнының мәйданы 2600 км2. ✅ Казансу үзәнлеге трапеция формасында, киңлеге 0,2–1,2 км ✅ Елганың кайбер урыннарында боз капламы тотрыксыз, кыш җылы булганда боз кату күзәтелми. ✅ Казансуның 41 кушылдыгы бар, иң зурлары: Ия (21,9 км), Бирәзә (19,2 км), Аты (20,1 км), Кызылсу (25,7 км), Шәмәк (27,6 км).