ПӘРӘМӘЧ
ПӘРӘМӘЧ Камыры: ✅1 стакан су 250 мл ✅1 стакан сөт 250 мл ✅1 чәй калагы өеп коры чүпрә ✅1 аш калагы шикәр комы ✅1 чәй калагы өеп тоз ✅2 аш калагы эретелгән сыер мае ✅4 аш калагы сыек май Ингредиентларны кушып, яхшылап болгатасыз. Чамалап он өстисез. Камыр басып куясыз. Камыр массасы якынча ике тапкыр арткач, камырны кунага төшереп, 60 грлы шарчыклар ясыйбыз. Бераз кабартабыз. Аннан җәеп, эчлек салып, пәрәмәч ясыйсы. Азрак кабартып аласы, өстенә бер йомырка сыларга була. Эчлек: 1 кг майлы ит, 2 уртача зурлыктагы суган, тоз, борыч. Духовканы алдан җылытасы. Духовканы 200 градуска куеп 15 минут, аннан соң 180 градуска төшереп 30 минут пешерәсе. Безнең очракта 23 пәрәмәч чыкты.