Апам лагманны шушы рецепт буенча ясады:
Апам лагманны шушы рецепт буенча ясады: Сарык итен турап, бераз кыздырып алып, шулпа өстәп, пешерергә куясы. Суган, кишер, сарымсакны кыздырып аласы, болгар борычын, яшел әче торманы турап куясы. Ит пешкәч, шулпага яшелчәләрне, томат пастасы өстисең. Зира, кориандр, паприка, душистый борыч саласыз. Яшелчәләр пешкәнче шулпаны кайнатасыз. Лапша өчен: 100 мл су, 1 күкәй, тоз, бер чеметем сода салып камыр басасыз. Камыр үзләнгәнче 10 минутлап басасы, аннан пленка белән каплап 30 минут ял иттерәсе. Аннан камырны 2-3 мм калынлыкта җәеп, 3-4 мм киңлектәге полоскалар итеп лапшаны кисәсе. Тозланган суда пешереп аласы. Тәлинкәгә башта токмачны, аннан итле шулпаны саласыз. Тәмле булсын😌🔥Апама Инсаф та булышты🤗