📖📚 9-11 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Әдәби фест» д...
📖📚 9-11 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Әдәби фест» дип аталган фестиваль узачак. Чара Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла. Төп партнер – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Өч көн дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданында әдәбият, музыка, кино һәм театр сәнгате турында фикер алышу булачак. Фестиваль программасында: әдәби маркет, лекторий, балалар почмагы, фильм карау, иммерсив спектакль, китап алмашу – буккроссинг, шигъри-музыкаль кичәләр.