2026 нчы елның 25 нче февралендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге — 25 февраля 2026 г. в 13:23:00.839
2026 нчы елның 25 нче февралендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта белем мәктәбендә X нчы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге районара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу конференциядә Әтнә, Арча, Балтач районнарыннан укучылар һәм укытучылар катнашты. Конференция 5 юнәлештә үтте. Катнашучыларның барысы да бик тирән эчтәлекле эзләнү эшләре тәкъдим иттеләр. Конференция кунаклары: Мирхаев Рифат Фирдинат улы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре,филология фәннәре кандидаты, доцент; Шәкүрова Мөслимә Магъсүм кызы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мили мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы; Абдуллина Диләрия Марат кызы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.

