Конкурста, эш юнәлешләренә карап, районның гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениелә... — 6 февраля 2026 г. в 11:18:23.831
Конкурста, эш юнәлешләренә карап, районның гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 7 яшьтән 18 яшькә кадәр булган укучы балалар һәм укытучылар, педагоглар катнаша ала. Конкурс түбәндәге яшь төркемнәре арасында үткәрелә: - 7-10 яшьлек укучылар; - 11-13 яшьлек укучылар; - 14-18 яшьлек укучылар; - укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары. Конкурсның эш юнәлешләре 4.1. Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: 1) “Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып” - 14-18 яшьлек укучылар өчен, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, төрле өлкәләрдә хезмәт һәм хәрби батырлык үрнәге булган районыбыз кешеләре турында фәнни-эзләнү эшләре; 2) “Үлемне җиңгән җырлар”- 11-13 яшьлек укучылар өчен, шигырь һәм проза әсәрләре (иншалар); 3) “Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз!”- 7-10 яшьлек укучылар өчен, Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр; 4) “Сынаулары аша сыный тормыш, Җиз иләктән кат-кат үткәрә”- укытучылар өчен, батырлык дәресе һәм дәрестән тыш чара эшкәртмәләре. Конкурс нигезләмәсенә сылтама: https://edu.tatar.ru/atnya/atnya_oo/page5720614.htm

