20 февраль көнне Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында "Тату сыйныф серләре"ата-анал... — 24 февраля 2026 г. в 12:43:13.714
20 февраль көнне Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында "Тату сыйныф серләре"ата-аналар комитетларының Республика конкурсының зона этабы ( зональный этап Республиканского конкурса родительских комитетов "Секреты дружного класса") узды. Конкурста барлыгы 225 укучы һәм әти-әниләрдән торган Кукмара, Балтач, Арча, Саба, Теләче һәм Әтнә районнары командалары катнашты. Әлеге конкурс мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-аналар комитетлары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең иң яхшы практикаларын ачыклау һәм популярлаштыру максатын тормышка ашыра. Конкурс 2016 елдан бирле уздырыла. Укучылардан һәм әти-әниләрдән торган командалар күргәзмә, визитка һәм проект эше номинацияләрендә көч сынаштылар. 1 нче һәм 2 нче урыннарны алган Арча, Бартач, Әтнә, Саба районы командалары конкурсның финал өлешендә катнашачаклар.

