МКУ "Управление образованием Алькеевского МР РТ"
Образование · 10 октября 2026 г.
Фирдания Шәрәфетдинова, Салман урта мәктәбенең технология, рәсем, музыка укытучысы. Мәк...
Фирдания Шәрәфетдинова, Салман урта мәктәбенең технология, рәсем, музыка укытучысы. Мәктәптә белем бирүенә – 35 ел, югары педагогик белемле. “Мактаулы остаз” исемен алуга һәм “Укытучы-остаз” номинациясендә грант отуга ирешкән. –Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Безнең сыйныф җитәкчебез Лидия Савинованы бик ярата, хөрмәт итә идем. Ул бик таләпчән булды, безне тәртипкә, башлаган эшне җиренә җиткезеп башкарырга өйрәтте. Тагын бер укытучым – туган тел фәненнән белем бирүче Заря Сафина турында да әйтәсем килә. Ул бик матур сөйли иде. Мин аның матурлыгына, кул хәрәкәтләрен ничек ясавына кадәр йотылып карый идем. Менә алар миңа әлеге һөнәрне сайлавыма йогынта ясады да. Кызганыч, алар мәрхүмнәр. Шулай да бүген мин рәхмәт сүзләрен тагын бер мөгаллимгә – Лидия Заминаловага әйтә алам. Чөнки ул – остазым. Мин педагоглык хезмәт юлын башлаганда, ул укыта иде. Лидия Федоровна: “Курыкма, син булдырасың”, – дип, эшчәнлеккә этәргеч ясады, мине һәрвакыт рухландырып торды. Аны һәм һәр мөгаллимне бәйрәм белән котлап, көч-дәрт, күңел күтәренкелеге телим.