МКУ "Управление образованием Алькеевского МР РТ"
Образование · 10 октября 2026 г.
Ризилә Зәйнетдинова, Алпар урта мәктәбе, югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты у...
Ризилә Зәйнетдинова, Алпар урта мәктәбе, югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мөгаллимлек стажы – 38 ел. Казан федераль университетының филология факультетын тәмамлаган. “Иң яхшы укытучы” номинациясендә грант алган, узган ел “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең район этабында беренчелеккә чыгып, зона турында катнашкан, “Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә лаек булган. – Ни өчен әлеге һөнәрне сайладыгыз, дигәнгә, шуны әйтәсем килә: мин мәктәптә укыганда, педагогика училищесын тәмамлаган яшь мөгаллимнәр кайтты. Аларга шулкадәр хәйран калып каравым исемдә. Шунда минем дә бик тә алар кебек укытучы буласым килде. Яраткан укытучыларга килгәндә, иң элек Рәисә Борһанова турында әйтәсем килә. Ул бар яктан да килгән чын мөгаллим иде. Ул бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә балаларында яши, аның белән хәлләрне белешеп торабыз, үзен Укытучылар көне белән котлап, быел да теләкләремне җиткердем. Бүгенге көндә исән-сау булган өлкән яшьтәге тагын бер укытучым турында әйтәсем килә. Ул – башлангыч сыйныфларда белем биргән Наҗия Гатауллина. Мин беренче практикамны аңарда үттем. Һәм шунда аның ни дәрәҗәдә акыллы булуын күреп сокландым. Ул мине сабыр булырга өйрәтте, беренче киңәшләрен бирде. Аңа да рәхмәтемне әйтәсем һәм узган бәйрәм белән котлап, үзенә исәнлек-саулык телисем килә.