МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Образование · 28 апреля 2026 г.
Буада яшь талантлар бәйгесе: «Сәйяр» фестиваленең зона этабы узды — 28 апреля 2026 г. в 13:20:59.694
Буада яшь талантлар бәйгесе: «Сәйяр» фестиваленең зона этабы узды 27 апрельдә Буа шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивале “Сәйяр” конкурсының зона этабы узды. Бу — яшь талантларыбызның, иҗади коллективларыбызның очрашу урыны. Фестивальдә район башлыгы Камартдинов Ранис Рафис улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев катнаштылар. Бүгенге фестивальдә Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан килгән театр коллективлары чыгыш ясадылар. Аларның һәркайсы югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтте. Жюри репертуарның күптөрлелеген, спектакльләрнең оригинальлеген һәм башкаруның эчкерсезлеген билгеләп үтте. «Сәйяр» фестивале яңа талантларны ачыклау һәм төбәктә мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен төп мәйданчыкларның берсе булып кала бирә.

