МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Образование · 16 мая 2026 г.
🎓Казанның IT-паркында өченче республика “Акыллы уеннар” чемпионаты узды — 16 мая 2026 г. в 21:09:30.968
🎓Казанның IT-паркында өченче республика “Акыллы уеннар” чемпионаты узды 🌟 Бу мәртәбәле чарада югары дәрәҗәдәге кунаклар да катнашты. 👥 Чемпионатны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов тантаналы рәвештә ачып җибәрде. 👏 Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин исә барлык катнашучыларга яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде. 🌟 Әлеге интеллектуаль бәйгедә безнең "Кояшкай" һәм "Алёнушка" балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре дә зур теләк белән катнаштылар. 🌟 Бакиров Ислам, Асадуллина Камилэ "Читекләр" уенында үзлэренең тапкырлыкларын күрсәтте. 🌟 Ахметзянова Эльвина, Валеева Аиша "Мин төзүче" уенында чыгыш ясадылар. 🤝 Чемпионатта 300 дән артык бала катнашты. 🌟 Нәтиҗәләр буенча, балалар катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән,җитәкчеләре— Әнисә Сафиуллина һәм Фирия Ж,амалиева рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 🙏Барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да зур уңышлар, яңа үрләр һәм нурлы киләчәк теләп калабыз! 🌟🌟🌟

