МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Образование · 20 мая 2026 г.
🎭 Казанда «Сәйяр» фестиваленең җиңүчеләре билгеле: Буа районы коллективлары игътибар ү... — 20 мая 2026 г. в 20:30:52.918
🎭 Казанда «Сәйяр» фестиваленең җиңүчеләре билгеле: Буа районы коллективлары игътибар үзәгендә Бүген Казан шәһәрендә, Ленин исемендәге Мәдәният сараенда, «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бу мөһим чарага Татарстанның төрле почмакларыннан иҗади коллективлар җыелды. Буа районыннан фестивальгә өч коллектив чакырылды: - «Яңа Чәчкап төп гомуми белем мәктәбе», - Аксу урта гомуми белем мәктәбе, - Күшке төп гомуми белем мәктәбе. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, әлеге өч коллектив та рәхмәт хатлары һәм театр иҗатын үстерү өчен 5000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр. Балаларны һәм аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

