МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Образование · 10 апреля 2026 г.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм остазлары Менделеевск шәһәрендә ...
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм остазлары Менделеевск шәһәрендә оештырылган II Республикакүләм "Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?" иҗади конкурсында катнашып, финалга чакыру алып, чыгыш ясап, дипломнар, сертификатлар, истәлекле бүләкләр белән кайттылар. Алар: 3 нче класс укучысы Шәйхенуров Г(җитәкчесе Имамова Р. Р.)., 6 класс укучылары Гизетдинова З., Таҗетдинова Р.(җитәкче Нуриева Ә. Г.), 4 нче класс укучылары коллективы (җитәкче Шәемова З. Ф.), шәхси чыгышлар белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Ә. Г, балалар бакчасы тәрбиячесе Мохтарова Г. Р. Укучыларны һәм остазларны җиңүләре белән котлыйбыз. Әлеге зур чарада катнашу мөмкинлеге тудырган мәктәп дирекциясенә, район мәгариф бүлегенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.