❤️ «Гаилә — бәхет таҗы» бәйрәменнән җылы мизгелләр! ❤️ — 8 июля 2026 г. в 18:39:36.893
❤️ «Гаилә — бәхет таҗы» бәйрәменнән җылы мизгелләр! ❤️ Бүген "Сабантуй" мәйданында чын могҗиза — «Гаилә — бәхет таҗы» дип исемләнгән гаилә бәйрәме гөрләп узды. Бу көн якты кояш нурлары, йөзләрдәге елмаюлар һәм иҗат рухы белән сугарылган иде. Бәйрәм программасы ничек узды? 📸 Истәлек өчен Гаиләләргә фотосессия оештырылды. Бер-берсен яраткан кешеләрнең якты карашлары объективка эләгеп, мәңгелек хатирә булып калды. 👨👩👧👦 Әтиләр һәм әниләр — осталар! * Әтиләргә миллек ясау буенча мастер - класс уздырылды. * Әниләр балалар белән татарча милли брошка һәм истәлеккә магнитлар иҗат итте. ☕ Тәмле тәнәфес Күңелле эштән соң бар гаиләләргә дә тәмле чәй тәкъдим ителде. Һәр катнашучы гаиләбез игътибарсыз калмады! Гаиләләр дипломнар белән бүләкләнде. Бу көннең җылысы озак сакланыр! Гаиләләрегезгә иминлек, татулык һәм тигез тормыш телибез. Тагын очрашканга кадәр! 🌿✨ Фотолар: vk.ru/album-104140488_3114... #ГаиләБәхетТаҗы #Деньсемьилюбвииверности #МБУМЦХыял #летовтатарстане

