Безнең гимназия укучылары 1 июльдән 18 июльгә кадәр Арча шәһәрендәге Габдулла Тукай исе... — 19 июля 2026 г. в 19:46:02.344
Безнең гимназия укучылары 1 июльдән 18 июльгә кадәр Арча шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән мәктәп укучылары өчен татар теле сөйләм практикасы белән үткәрелгән «Дуслык» төбәкара сменасында ял иттеләр. Ял программасы бик бай һәм кызыклы булды. Һәр көнне татар теле дәресләре үткәрелде. Сменага килүчеләр зур кызыксыну белән дәресләрдә, остаханәләрдә, спорт чараларында, уеннарда һәм дискотекаларда катнаштылар. Алар барлык бәйгеләрдә дә актив чыгыш ясадылар. Укучылар Арча шәһәренең иң матур урыннарында булып, Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына да экскурсия кылдылар. Моннан тыш, сменада катнашучылар өчен милли биюләрне өйрәнү, татар халкының гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре белән танышу буенча төрле чаралар, шулай ук иҗади юнәлештәге остаханәләр оештырылды. Саратов өлкәсеннән килгән балаларның ялын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, лагерь җитәкчеләренә һәм барлык хезмәткәрләргә чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез! #министерствообразованияинаукиРТ #РеспубликаТатарстан

