МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 19 июня 2026 г.
"КҮРШЕ" ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖӘЙГЕ СЕЗОН ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ — 19 июня 2026 г. в 16:05:08.204
"КҮРШЕ" ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖӘЙГЕ СЕЗОН ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ Бүген башкалабызның ТР Милли музеенда "Күрше" фестиваленең җәйге сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Билгеле булганча, җиңүчеләр арасында Арча район Мәдәният йортының "Әбиемдә кунакта" иҗади проекты да бар. Бүләкләү чарасында проект авторы Инсаф Мөхәммәтгалиев катнашты. "Күрше" фестивале Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Җәйге сезонга барлыгы 1058 проект гаризасы кабул ителгән. Алар арасыннан иң яхшы 40 проект сайлап алынган. Әбиле, рәхәт балачакка алып кайтучы проектка старт 15 июль биреләчәк. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз. #АрскКультура #АрскийРДК

