МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 6 июля 2026 г.
2000 ел, 6 июль - Арча районы, Гөберчәк авылында ТРның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне... — 6 июля 2026 г. в 19:08:37.039
2000 ел, 6 июль - Арча районы, Гөберчәк авылында ТРның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси һәм иҗади тормышы, татар авылының яшәеше, гореф-гадәтләре чагылышын экспозицияләргә туплаган Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылган көн. Тарихта 26 ел вакытны артта калдырып, никадәр вакыйгаларны үз эченә сыйдырып, көн артыннан көн үткән. 26 ел! Аз да түгел, күп тә түгел - яшьлекнең чәчәк аткан чоры дияргә дә була. Шушы 26 ел эчендә музей ишеген кемнәр генә ачып кермәде, нинди генә чаралар үтмәде - барысы да Мөхәммәт Мәһдиевне искә алып, аның ни дәрәҗәдә күренекле шәхес, галим, мөгаллим, әдәби тәнкыйтьче, оста язучы икәнлеген раслап эшләнә. Язучының ике әсәренә, "Без - 41 ел балалары", "Кеше китә - җыры кала", нигезләнеп фильмнар төшерелү аның классик, һәм халкыбызның яраткан язучысы, ул иҗатында күтәргән темаларның бүген дә актуаль икәнлеген кабат раслый. Укучы М.Мәһдиевнең әсәрләрен бүген дә яратып укый, шәкертләре истәлекләре белән бүлешә, язучының рухына дога кыла. Быел Шаян ТВ язучының иҗади мирасы хакында "Әдәби хәзинә" тапшыруы төшөрде. М.Мәһдиевнең әсәрләре халыкчан, гади, юморга бай, табигый. Музее да гади экспозицияләрдән тора. Мөһите рәхәт, күңелгә җылылык, рәхәтлек иңдерә, кемнәрнедер илһамландырырга да мөмкин. М.Мәһдиев музее, "Казан арты" тарих-этнография музееның филиалы, Гөберчәк авылындагы мәдәни учакларның берсе. Язучының иҗади мирасы белән танышырга теләүчеләргә, кызыксынучыларга музей ишекләре һәрвакыт ачык. Рәхим итегез! #АрскКультура #МузейМагдеева #КазанАртыМузее

