МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 15 июля 2026 г.
АРЧАДА "КҮРШЕ" ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖӘЙГЕ СЕЗОНЫ БАШЛАНДЫ — 15 июля 2026 г. в 19:32:46.688
АРЧАДА "КҮРШЕ" ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖӘЙГЕ СЕЗОНЫ БАШЛАНДЫ Җәй ае чараларга бик бай. Җәйге ялларны файдалы һәм истә калырлык итеп уздыру өчен районыбызда күпсанлы чаралар уза. Бүген Казан Су паркында "Күрше" фестиваленең җәйге сезонына старт бирелде. Ул "Әбиемдә кунакта" проекты белән башланып китте. Авылда әби-бабайдагы каникулларны һәркем көтеп ала, андый яллар аерым бер җылылык белән уза. Бүгенге чара да һәркем күңелендә үз урынын алды, истә калырлык булды. Катнашучылар онытыла барган шөгыльләр, кәсепчелек белән таныштылар, милли уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар. Чираттагы "Әбиемдә кунакта" иҗади проекты 30 нчы июль Баки Урманче урамында узачак. Рәхим итегез! Җәйге ялларны бергәләп үткәрик! #АрскКультура #АрскийРДК #ЛетовТатарстане #ТатарстандаҖәй

