МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 14 июля 2026 г.
Күршеләр белән җыелабыз!☀️ — 14 июля 2026 г. в 09:42:36.790
Күршеләр белән җыелабыз!☀️ "Күрше" фестиваленең җәйге сезонында Арча район Мәдәният йорты "Әбиемдә кунакта" проекты белән җиңү яулады. Проектның авторлары: Ләйлә һәм Инсаф Мөхәммәтгалиевлар. "Күрше"нең җәйге сезонына барлыгы 1058 проект кабул ителгән, шуларның 40ы сайлап алынды. "Күрше" фестивале Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Билгеле булганча, "Күрше" фестивале райондашларыбызга яхшы таныш. Аның кышкы сезонында Арча район Мәдәният йорты "Дуслык күпере" этномәдәни квесты белән җиңү яулады (авторы: Ләйлә Мөхәммәтгалиева). "Әбиемдә кунакта" проекты һәркемне беразга гына булса да авылдагы әбиле балачакка алып кайтачак. Райондашларыбыз онытыла баручы кәсепләр белән таныша алачак-юкә мунчаласы тарау, май канаты ясау, миннек бәйләү, чыбыркы үрү, чигү серләренә төшенү. Программа милли уеннарны да үз эченә ала. Һәркемнең яшь үзенчәлеген исәпкә алган проектта өлкән буыннар өчен капка төбендә кич утыру оештырылачак, серле сандыктагы хәзинәне белербез, балалар балык тоту ярышында көч сынашыр. #курше #летовтатарстане #АрскКультура

