МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 10 июля 2026 г.
АКТИВ ӨЛКӘННӘР БҮЛӘКЛӘНДЕ — 10 июля 2026 г. в 10:28:08.688
АКТИВ ӨЛКӘННӘР БҮЛӘКЛӘНДЕ Районыбызда, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда - өлкән буын вәкилләренең өлеше зур. Өлкәннәребез актив тормыш рәвеше алып баралар, төрле бәйге-фестивальләрдә алдынгы урыннар яулыйлар. Районыбызның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашалар. Бүген Арча район Мәдәният йортында спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашкан алдынгы ветераннар бүләкләнде. Аларны Арча районың ветераннар советы рәисе Рәмзия Хамидуллина һәм район пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова котлады. Өлкәннәр үз бакчаларында үскән чәчәкләрдән бик матур композицияләр ясап алып килгәннәр. Чара ахырында чәчәкләр күргәзмәсе нәтиҗә ясалды. Бүләкләү чарасы матур чыгышлар белән үрелеп барды. #АрскКультура #АрскийРДК

