МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 27 июля 2026 г.
КӨЯНТӘЛЕ УРАМ — 27 июля 2026 г. в 18:29:36.953
КӨЯНТӘЛЕ УРАМ Курса Почмак авылында милли гореф-гадәтләрне яңартуга багышланган Көянтәле урам бәйрәме узды. Бәйрәменең тарихы еракларга барып тоташа. Элегрәк Ерганак урамында яшәгән өлкәннәр талдан көянтә бөгеп ясаганнар, авыл халкының тырышлыгы белән бу шөгыль бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Бәйрәмне авыл клубы мөдире Сәрия Фасхиева җитәкчелегендә Ерганак урамы халкы бергәләп оештырды. Бәйрәмнең төп үзенчәлеген чагылдырган көянтә парады узды. Һәркем Аргы як урамында Вазыйх Нафыйков ясаган, бүгенгә кадәр кулланылышта булган көянтәләрне күрү мөмкинлегенә ия булды. Шулай ук урамнардагы матур итеп бизәлгән капка төпләре дә бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Жюри әгъзалары һәр йорт янына килеп, бизәлешләрне бәяләде. #АрскКультура #АрскийРДК 📷Фәнзил Гарафетдинов фотолары.

