МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 20 августа 2026 г.
🌟️ Хезмәттәшебез Габидуллина Халидә Кыям кызы - Татарстан Республикасының Электрон мак... — 20 августа 2026 г. в 16:41:06.570
🌟️ Хезмәттәшебез Габидуллина Халидә Кыям кызы - Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасында! ✨️ Халидә Кыям кызы үзенең намуслы хезмәт эшчәнлеге белән мондый зур дәрәҗәгә күптәннән лаек иде. Ул 26 ел мәдәният өлкәсендә, 24 елдан артык Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире булып хезмәт куя. 🔸 ️Халидә Кыям кызы - Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлын, иҗатын, якты истәлекләрен музейда саклап буыннан буынга күчерүче. Бүгенге көндә Мөхәммәт Мәһдиев музееның эшчәнлеге белән бик күпләр кызыксына. Халида Кыямовна тарафыннан музей кысаларында язучыга багышланган төрле кичәләр, осталык дәресләре оештырыла, әдәби сәгатьләр үткәрелә. Экскурсия барышында төрле темаларга басым ясала. 🔸️ Халидә Габидуллина мәктәп укытучыларына һәм укучыларына төрле конкурсларда катнашу, тематик дәресләр үткәрү өчен методик ярдәм күрсәтә. ТР Фәннәр Академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул ел саен үткәрелә торган "М.Мәһдиев укулары"чарасын оештыручыларның берсе. 🎬 Шулай ук М. Мәһдиевнең " Без- 41 нче ел балалары" фильмы, " Кеше китә - җыры кала " телесериалын төшерүдә дә актив катнашты. 🔸️ Халида Кыям кызы район, республика күләмендә дә үткәрелә торган чараларда, конкурсларда даими катнаша. 2017, 2021 елларда ул "Авыл җирлегенең иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исемле республика конкурсында катнашып, грантка лаек булды. 2021 елда «Авыл җирендә эшләүче иң яхшы музей" гранты алынды. 2024 , 2026 елларда "Солдат альбомы" конкурсында Бөтендөнья татар конгрессы дипломы һәм "Татар сүзе" конкурсында катнашканы өчен "ТНВ"ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 📚 Ул шулай ук "Мөхәммәтле Гөберчәк", "Тарих! Син тузмыйсың, байыйсың гына", "Кара төннәр яктысы" китапларының авторы. Халидә Кыямовна авыл тарихы, авылның күренекле кешеләре турында эзләнү эшләрен алып бара. 🔸️ Халидә Габидуллинаның намуслы хезмәте 2018 елда Арча муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе муниципаль учреждениесенең Мактау грамотасы, 2018 елда мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Арча район оешмасы Грамотасы, 2020 елда Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты , 2021 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2025 елда Татарстан республикасының профсоюз оешмасы, Арча муниципаль районы башлыгы Мактау грамоталарына лаек булды. 👏🙂 Халидә Кыямовна һәрвакытта да намуслы хезмәттә, эзләнүдә. Һәр кешене галим, якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең мирасы белән очраштырып, аларда татар әдәбиятына мәхәббәт уятырга насыйп булсын! Бу җаваплы хезмәтегездә түземлек, көч-куәт, ныклы сәламәтлек телибез! 💐💫 #АрскКультура #КазанАртыМузее

