🎏Сабантуй 2026! Бәйрәм белән! — 7 июня 2026 г. в 17:58:57.238
🎏Сабантуй 2026! Бәйрәм белән! 💐Арча кырларында — Сабантуй бәйрәме, Җырлый укытучы, бии укучы. Буыннар бәйләнеше — остазлар кулында, Кабына биредә һәр җан очкыны. ☀️Арчабызда милли бәйрәмебез "Сабантуй" гөрли! 🙏Бу зур район бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәткән барлык директорларга, ачылыш тантанасында катнашкан һәрбер укытучы, укучыга, кунакларны каршы алган, балаларны уйнаткан тәрбиячеләргә, дружинада булган физик тәрбия укытучыларына, һәммәгезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм! 🌾Мул уңыш җыеп алу насыйп булсын!

