⚜️Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең республика авг...
⚜️Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар җыелышы. Арча республиканың төрле районнарыннан килгән укытучыларны һәм мөхтәрәм кунакларны – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил Мәхмүт улын, -Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улын, -Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызын каршы алды. 🤝Пленар утырыш кысаларында мәгариф системасының актуаль проблемалары, сораулары каралды, министрдан яңа бурычлар һәм киңәшләр алынды!