👥 Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган укучылар белән очрашты — 1 июля 2026 г. в 13:52:25.062
👥 Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган укучылар белән очрашты Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашу узды. 📝Министр билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда бу фәннәрне сайлаучылар саны сизелерлек арткан: 2024 ел: 7 кеше 2025 ел: 32 бала 2025/2026 уку елында: 79 укучы! 🔥Шулар арасында районыбызның Апаз урта мәктәбе укучысы Хәмидуллина Камилә һәм укытучысы Фәйзиева Алсу Вазыйховна әлеге мәртәбәле очрашуда катнаштылар, рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. 🙏Киләчәктә Камиләгә зур уңышлар телим. Үзе теләгән уку йортында белем алырга язсын!

