🔥Җиңүләр дәвам итә🔥 — 29 июня 2026 г. в 05:56:05.339
🔥Җиңүләр дәвам итә🔥 ⚜️Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыручы, туган телдә белем бирче педагоглар арасында республика бәйгесе узды. 🏆Конкурста Арча районы данын яклап 4 укытучы 50 000 сум күләмендә грант отты: 🌹Арча 6 нчы номерлы мәктәбенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Шаймуллина Миләүшә Мидхат кызы; 🌹Арча 7 нче номерлы мәктәбенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы; 🌹Хәсәншәех төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Таҗиева Гөлшат Сәйфелхан кызы; 🌹Яңа Кенәр урта мәктәбенең тарих укытучысы Фазуллина Лилия Ринат кызы! Бу җиңү — Арча районы укытучыларының туган телгә, тарихка һәм мәдәнияткә карата олы мәхәббәтенең, фидакарь хезмәтенең һәм яшь буын язмышына битараф булмавының ачык мисалы. 🔥Котлыйм, коллегалар!

