Муниципальное бюджетное учреждение "Централизованная система культурно-досуговых учреждений Чистопольского муниципального района РТ"
Лайфстайл · 8 июня 2026 г.
Авыл йорты ишегалды үзендә дусларын җыйды💮 — 8 июня 2026 г. в 07:28:14.666
Авыл йорты ишегалды үзендә дусларын җыйды💮 ✅«Авыл йорты ишегалды» нда гөрләтеп халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе узды. ✅Татар мәйданчыгында көн дәвамында иҗади һәм ихлас мөхит хакимлек итте. Аның киң мәйданы яше-карты, олысы-кечесе, төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен бергәләп аралашу, бердәмлекне тоеп илһамлану үзәгенә әверелде. ✅Биредә - һәрнәрсәдә уңган, алдынгы, тырыш халкыбызның көнкүрешен чагылдырган күренешләр, милли рух белән сугарылган һөнәрче осталарның күркәм эш үрнәкләре, күпме буын тәрбияләнгән дә моңлы бишек җырларын ишеттереп үстерүгә шаһит булган, бар җылылыкны сыйдырган гаилә бизәкләре- бишекләр, милли аш-су ризыклары, милли уеннары, җырлы-биюле тамашасы. Бәйрәм ничек узды? Авыл тормышының яшәешен, көн-күрмешен сурәтләгән манзаралар сезнең хозурга безнең видеоязмада🎥 Тиздән фотосурәтләр белән дә бүлешербез📸 #чистопольскиесельскиеклубы #сабантуй2026

