Муниципальное бюджетное учреждение "Централизованная система культурно-досуговых учреждений Чистопольского муниципального района РТ"
Лайфстайл · 7 июня 2026 г.
💥🎶🎤Сәнгатьтә узган гомер!! — 7 июня 2026 г. в 10:25:08.814
💥🎶🎤Сәнгатьтә узган гомер!! «Һәркемне хәтерлибез!, Барысы белән дә горурланабыз!» муниципаль иҗади проекты кысаларында Татарстанның халык артисты. Идрис Мәсгутов исемендәге Гаделша мәдәният йортында күпкырлы һәм күренекле шәһес, сәхнә ветераны гармунчы, бик күп темага скетчлар сәхнәләштергән үзешчән режиссер, артист Мәсгутов Равил Мөдәррис улы белән очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге бәйрәм чарасының асыл бизәге туганнары, авылдашлар, сәхнәдәш дуслары булды. Равил абый үзенең юморга бай, җор телле булуы белән һәммә кешене дә ике сәгать буена барган тамашада үзенә генә каратып торды. Пар канаты Тәскирә апа белән 48 ел парлы яшәп гомерләре буена җырлап, биеп, авылдашларына яңадан- яңа скетчлар тамаша кылып чын сәнгать кешеләре икәнлекләрен раслап яшиләр алар. Равил абый ул 70 төрле һөнәр иясе. Нинди генә эшкә тотынса да кулы ятып тора. Балта остасы да, бик күп таштан төзелгән корылмалар авторы да, гармунчы да, ремонт эшләренә дә бик һәвәс, дизайн ягына килгәндә дә беркем уйламаганны ялт иттереп эшләп куя. Авылда гына түгел тирә- күрше авылларда яшәүчеләр дә аның хезмәтенә сокланып, эшләгән хезмәтләренә рәхмәтле булып яшиләр. Чөнки кем генә нинди эшкә чакырса да Равил абый күңелен биреп, җиренә җиткереп эшләп куя торган гадәтен без барыбыз дв беләбез Кулларыннан куанып яшәсен диләр аңа һәммә кеше дә.Коеп куйган артистлар гаиләсе. Зур , мәхәббәт өйләре генә дә ни тора аларның. Ерактан балкып, үзенә тартып торучы Гаделша авылының Сатдаров урамында урнашкан 41 ңче номерлы өйне күрсәгез ул Равил абый белпн Тәскирә апа яшәгән нурлы Мәсгутовлар нигезе булыр. Туганнарын хөрмәт итеп, хәлләрен белеп, күчтәнәчләрен илтеп бар булганы белән бүлешеп яши белүче зур, 8 балалы гаиләдә үскән кунакчыл Мәсгутовлар нәселенең нигезен гөлгә күмеп, туганлык җепләрен саклап, булганына шөкер итеп, рәхмәтле булып пар канаты Тәскирә апа белән мәхәббәт җимешләре ике улларының шатлык куанычында яши Равил абый. 🎶🎤Бәйрәмдә Равил абыйның гармун күрекләрен тартып уйңап җибәрүенә тамашачылар кушыоып җырлавы, дуслары,туганнары авылдашларының матур теләкләре, моңлы җырлары, матур истәлекләр белән уртаклашуы, чәй өстәле артында бәйрәмнең дәвам итүе күңелләрне иркәләде, юатты да, елатты да, уйоатты да бу бәйрәм. Рәхмәт сезгә Равил абый, Тәскирә апа! Сәламәт булыгыз! #чистопольскиесельскиеклубы #помнимвсехгордимсякаждым

