Муниципальное бюджетное учреждение "Централизованная система культурно-досуговых учреждений Чистопольского муниципального района РТ"
Лайфстайл · 2 июня 2026 г.
Чистай шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме «Сөлге җыю» йоласы💮 — 2 июня 2026 г. в 06:48:25.997
Чистай шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме «Сөлге җыю» йоласы💮 ✅Сабантуй – борынгы, меңъеллык тарихка ия булган бәйрәм. Димәк, Сабантуй алдыннан була торган сөлге җыю йоласының да шулкадәр тарихы бар. Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю – борынгыдан килгән күркәм йола. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау, милли бәйрәмебезнең хөрмәтле кунаклары булырга чакыру максаты белән, авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Чистай шәһәренең Тукай һәм Хамзин урамнарында яшәүче юмарт, кунакчыл милләттәшләребез өчен җанлы бәйрәм оештырды. ✅Очрашуыбыз гармун көенә милли җырлар, шаян биюләр башкару, ә иң мөһиме, һәркем белән үзара аралашу белән үрелеп барды. Йоланың төп атрибуты - колга, аллы-гөлле яулыклар, сөлгеләр, тастымаллар белән бизәлде, ә чиләкләр өй йомыркалары белән тулды. Бүләкләр белән бергә һәр кеше үзенең җылы теләкләрен җиткерде, илләребез тыныч булуын, мул уңыш, иминлек, уңышлар теләде. ✅Йолада җыелган һәр бүләк - Сабантуеның милли уеннарында катнашкан һәр катнашучыга тапшырылачак. Ә без, үз чиратыбызда, һәрбарчагызны халкыбызның милли бәйрәме Сабантуена чакырабыз! ✅Чара ничек узды? Безнең видеоязмада🎥 Тукай һәм Хамзин урамнарында яшәүче милләттәшләребез, кемнәр безгә кушылды? Фикерләрегезне калдырыгыз😉 #чистопольскиесельскиеклубы

