Муниципальное бюджетное учреждение культуры "Агрызская централизованная библиотечная система"
Образование · 9 сентября 2026 г.
Китапларда - тарих эзләре.📚 — 9 сентября 2026 г. в 04:52:59.203
Китапларда - тарих эзләре.📚 Үзәк китапханәдә язучы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 140 ел уңаеннан "Китапларда - тарих эзләре" исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә авторның тормыш юлы һәм иҗаты, китаплары белән танышырга була. Мәхмүт Галәү, чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани — күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Язучы 1886 елның 8нче сентябрендә хәзерге Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы Мәрҗания мәдрәсәсендә[2] укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәни-сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарында мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Ырымбургка барып, «Кәримов-Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һәнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәүнең шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре бергә тупланып аерым китап булып басылып чыга. 1915 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр айга 2 мәртәбә татар телендә сатирик «Кармак» журналы чыгарган. Октябрь инкыйлабын Мәхмүт Галәү Ырынбурда каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет хөкүмәтенә хезмәткә күчә. 1919 елда ул — Башкортстан Халык Мәгарифенең кантун бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире, 1920 елда — Ырынбур губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли, 1921 елда — Мәскәүгә чакырылып, анда «Шәрык» бүлегенә әдәбият бастыру эшләре нәчәлниге итеп билгеләнә. Мәскәүдә яшәгән елларында Мәхмүт Галәү Мәскәү комитеты әгъзасы, ревизия комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта консультант, әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе була. Гомеренең соңгы елларында ул СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли. Мәхмүт Галәү 1937 дә милләтчелектә гаепләнеп кулга алына; романнарның кулъязмалары конфискацияләнә һәм соңыннан югала. 1937 елның 4 ноябрендә Мәхмүт Галәү атып үтерелә[3], соңыннан аклана. Истәлекләренә караганда, Мәхмүт Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр алдыннан Казанга китерәләр. НКВД биргән белешмә буенча, Мәхмүт Галәүнең атып үтерелүе 1938 елның 12 ноябрендә дип фараз ителә (чынлыкта, 1937 елның 4 ноябрендә). #Агрыз #АгрызскаяЦБС #Центральнаябиблиотека

