Муниципальное бюджетное учреждение культуры "Агрызская централизованная библиотечная система"
Образование · 29 сентября 2026 г.
💢Гомер юлы - якты йолдыз. — 29 сентября 2026 г. в 04:32:45.016
💢Гомер юлы - якты йолдыз. Бүген Кодаш авылында дипломат, көнчыгышны өйрәнүче галим, публицист, Иске Кызыл Яр авылы егете Йолдыз Хәлиуллинның 90 яшьлек юбилеена багышланган "Гомер юлы - якты йолдыз" исемле әдәби кичә үтте. ✏️Йолдыз ага үзе бүгенге көндә Мәскәү каласында яши.Чарада галимнең туганнары, авылдашлары, музей, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Сәләхиева Гөлнар Нәҗип кызы аның чит илләрдәге эшчәнлеге, чит телләрне өйрәнүе, зур галим булуы, китапларын ничек язуы турында сөйләде. Йолдыз абыйның ике туган сеңлесе Рәмзия Шәймөхәммәтова аның турында: "Зур белемле кеше, татар булуы белән горурланып яши, гомер буе укыды, гомер буе эзләнде",- дип искә алды. Үз чыгышында Римма апа Исламова Иске Кызыл Яр авылының 5 йолдызына тукталды. Йолдыз Нури улы турында җылы истәлекләре белән бүлеште. Китапханәче Лилия Шульмина һәм мәдәният хезмәткәре Гөлшат Муллина чараны бик җанлы, эчтәлекле итеп алып бардылар. Ә Феридә Шабалина җыр һәм биюләре белән очрашуга тагын да ямь өстәде. 📙Кичәдә катнашучылар "Дипломат-галим Йолдыз Хәлиуллин" исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Әгерҗе районы китапханәләр системасы директоры Чулпан Нурмөхәмәтова һәм Кодаш авылы җитәкчесе Фәнис Шакиров чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында җылы аралашу белән дәвам итте. Бүгенге кичәдә катнашучылар үзебезнең якташлар белән горурланып яшәүләрен, искә алып торуларын әйттеләр һәм рәхмәтләрен белдерделәр.🌟 #Агрыз #АгрызскаяЦБС #Центральнаябиблиотека #ЙолдызХәлиуллинга90яшь