#бу_көнне — 6 июня 2026 г. в 10:29:54.617
#бу_көнне 3 июнь. 1982 ел. Ярыш колач җәя “Урал” колхозы савымчылары хуҗалыкның һәм районның беренче потчысы Рәйсә Вилдановага тигезләшү өчен социалистик ярышны киң җәелдерделәр. Инде берничә терлекче ярыш маягы күрсәткечләренә якынлашты. Мәсәлән, Баек фермасыннан Кифая Гыйльметдинова кичә һәр сыердан 15,6 килограмм сөт савып алуга иреште. Дусай фермасы терлекчесе Зөлфия Закирова да потчылар сафына басу өчен нәтиҗәле эшли. Аның группасында һәр сыердан көнлек савым 15,5 килограммга җитте. А. Әюпов. Фото – «Мөслим-информ»

