«Мирас» футбол командасы (тренеры - Илфат Хафизов) Красногорск шәһәрендә узучы 🏟🔥 IFL... — 11 июня 2026 г. в 13:13:01.999
«Мирас» футбол командасы (тренеры - Илфат Хафизов) Красногорск шәһәрендә узучы 🏟🔥 IFL BRICS халыкара футзал лигасының Көмеш кубок финалында бүген "Серебряные крылья" командасы белән очрашты. Тигез уенда бары тик пенальти да гына көндәшләреннән калышып, икенче урынны яулады. Котлыйбыз! Фото һәм скриншотлар - милли мини-футбол лигасының рәсми сайтыннан. #Мөслим_спорты

