#һава_торышы — 11 июня 2026 г. в 06:45:21.565
#һава_торышы Пәнҗешәмбе, 11 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен фаразлана. Урыны белән боз яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +8..+13 градус (көнбатышта кайбер урыннарда +16 градуска кадәр) булды. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак. Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк, аерым урыннарда җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Башкалада көндез һаваның максималь температурасы +25..+27 градус тәшкил итәчәк. Фото: Михаил Захаров, «Татар-информ»

