Мөслим районында юлларны яңарту эшләре тулы көченә дәвам итә! Уразмәт – Октябрь автомоб... — 18 июня 2026 г. в 05:57:34.154
Мөслим районында юлларны яңарту эшләре тулы көченә дәвам итә! Уразмәт – Октябрь автомобиль юлындагы күпердә ремонт тулысынча төгәлләнде. Хәзер белгечләр юл өслегенә асфальтның икенче катламын җәюгә әзерлек алып бара. Шуганка авылына керү юлында асфальт түшәр алдыннан юлны тигезләү эшләре бара. Ә Югары Табын авылында якын арада юлга асфальт җәю башланачак. Быел мондый төзекләндерү эшләре Катмыш һәм Иске Карамалы авылларында да башкарылыр дип планлаштырыла. Юлларның яңаруы – хәрәкәт иминлеге, уңайлык һәм авылларның үсеше өчен мөһим адым. Районда инфраструктураны яхшырту юнәлешендәге эшләр дәвам итә. Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

