Быел яңгыр нык тырыша, — 1 июля 2026 г. в 14:07:24.382
Быел яңгыр нык тырыша, Көн дә килә дә ява. Сибәләп кенә да китми, Чиләкләп кенә коя. Бер көн яумый калса әгәр, Эче поша, жене котыра. Кичә яумагыны өчен, Бүген норма тутыра. Инде кояш чыкты диеп, Иртән сөенеп куясың. Синоптиклар хәбәр итә Бүген яңгыр буласын. Берни эшләп булмый менә, Бәрәңге саз эчендә. Нигә генә тотынсаң да, Алга китми бит эше дә. Миләүшә Хәсәнова, 1.07.26. Автор фотосы.

