Бөтенроссия робот техникасы һәм интеллектуаль системалар буенча укучылар өчен олимпиада... — 1 июля 2026 г. в 06:12:34.440
Бөтенроссия робот техникасы һәм интеллектуаль системалар буенча укучылар өчен олимпиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Бәйгедә Мөслим районы укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте! 1 нче урын: Илназ Харисов — көнкүреш робот техникасы Аида Нәбиуллина — хәрби робот техникасы Булат Нәбиев — транспорт робот техникасы Укучыларның остазлары - Аяз Бәдртдинов. 3 нче урын: Ринат Латыйпов — сәнәгать робототехникасы. Остазы - Лилия Бәдртдинова. Олимпиада йомгаклары буенча Россиянең Мәгърифәт министрлыгы карамагындагы «СТАНКИН» университеты ректорының боерыгы белән җиңүчеләргә һәм призёрларга дипломнар тапшырылды. Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе

