#актуаль — 25 июля 2026 г. в 12:12:01.856
#актуаль Бу көннәрдә машинага ягулык салу мәсьәләсе күпчелек өчен проблемага әйләнде. Башка ягулык салу станцияләрендә чиратлар күренмәсә дә, “Татнефть” ягулык салу станциясенә машиналар төнге 2-3 сәгатьтә үк җыела башлый. Әлеге вәзгыятьне Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә игътибарга алды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, ягулык базарындагы хәлне контрольдә тоту өчен, махсус штаб булдырылды. Р. Миңнеханов белдергәнчә, ягулык салу станцияләрендә чиратлар барлыкка килүнең сәбәбе – ягулыкка ихтыяҗның кискен артуы. Шул ук вакытта җитештерүчеләр ягулык китерү күләме һәм запас җитәрлек дәрәҗәдә, дип ышандыра. Штабка түбәндәге бурычлар йөкләнә: ягулык салу станцияләрендә ягулыкның булуын даими тикшереп тору, бәяләрне нигезсез арттыру фактларын ачыклау, җәмәгать транспортын, ашыгыч һәм коммуналь хезмәтләрне өзлексез ягулык белән тәэмин итү. Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 24 июль саныннан укыгыз. Фото: Татар-информ

