«Баллы бәйрәм» – кайнатма исе таралган күңелле очрашу — 7 августа 2026 г. в 12:24:06.009
«Баллы бәйрәм» – кайнатма исе таралган күңелле очрашу Яңа Карамалы авылы мәдәният йортында «Хуҗабикәләр» клубы әгъзалары 7 август – Кайнатма көне уңаеннан «Баллы бәйрәм» дип исемләнгән эчтәлекле кичә үткәрделәр. Чара башында катнашучылар Кайнатма көне тарихы һәм аның барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар. Аннары һәркем үзенең иң уңышлы кайнатма әзерләү серләре һәм сыналган рецептлары белән уртаклашты. Кичә дәвамында күңелле конкурслар үткәрелде, катнашучылар кайнатмаларга багышланган викторина сорауларына җавап эзләделәр, тапкырлыкларын һәм белемнәрен сынадылар. Бәйрәмнең иң тәмле өлеше чәй табыны артында узды. Биредә хуҗабикәләр үз куллары белән әзерләгән төрле-төрле кайнатмалардан авыз итеп, җылы аралашу мохитендә рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр. Мондый очрашулар милли ризыкларыбызны, гаилә традицияләрен һәм буыннан-буынга күчеп килгән хуҗалык серләрен сакларга ярдәм итә. Фотолар - Яңа Карамалы мәдәният йортыннан. #мәдәният

