Хыялланырга курыкмагыз! — 28 августа 2026 г. в 15:00:06.113
Хыялланырга курыкмагыз! Бүген — Халыкара хыял көне! Хыял — максатка илтүче беренче адым. Аны чынбарлыкка әйләндерү өчен кайвакыт зур үзгәрешләр түгел, ә көн саен ясалган кечкенә адымнар җитә. Ә иң мөһиме — хыялланырга беркайчан да соң түгел! Яңа һөнәр үзләштерү, сәяхәткә чыгу, иҗат белән шөгыльләнү яки күптәнге теләкне тормышка ашыру өчен бүгеннән үк башларга мөмкин. Ә сез бүген нәрсә турында хыялланасыз? Комментарийларда иң зур хыялыгыз белән уртаклашыгыз! Бәлки, кемнеңдер хыялы нәкъ сезнең хыялыгыз белән охшаштыр? Фото – ясалма фәһем. #Календарьда_дата #ХалыкараХыялКөне #Хыял #МөслимИнформ #ХыялларЧынгаАша

